"Пионерлар көне"

19 май – СССР дигән илдә пионерия, рәсмиләштереп әйткәндә, Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы көне иде. Бәйрәмнәр ничек кенә алышынып, үзгәреп торса да, совет мәктәпләрендә кызыл галстук тагып, горурланып йөргән балаларның хәтереннән беркайчан да җуелмый торган көн ул.Күпләр өчен бу җылы истәлекләр, учак янында җырлар һ.б. Пионерлар турында бик күп китаплар, шигырьләр һәм җырлар язылган. Һәм бүген балалар күргәзмәдән яшьтәшләренең шул елларда алып барган тормышы турында белделәр. Мәктәп еллары, пионер лагерьларында ял итү, башка кешеләргә ярдәм итү, фидакарьлек, батырлык, каһарманлык, гаҗәеп эшләр һәм кайчакта маҗаралар – болар барысы да пионерлар турындагы китапларда.