Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Җиңү тәрәзәләре»

Илебез, бөтен кешелек тарихында тирән басылган вакыйгалар һәм даталар бар. Алар турында һәрвакыт истә тоталар, бу хәтер буыннан-буынга тапшырыла. Шундый вакыйгаларның берсе – иң бөек һәм шатлыклы бәйрәм-Җиңү көне.Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бөтен ил буйлап «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Бу акциягә безнең китапханә дә кушылды. Тәрәзәләр Бөек Җиңү символлары төшерелгән трафаретлар белән бизәлгән. Тәрәзәләребезне хәтер галереясына әйләндереп, Без Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәтебезне белдерәбез, вафат булган ветераннарны искә алабыз.