«Туган якның матурлыгы шигырьләремдә»

Безнең Азнакай җире талантлы, сәләтле кешеләргә бай. Бу җир безнең төбәкнең горурлыгына әйләнгән күп кенә ул-кызлар үстерде. Һәм аларның һәркайсы үз туган ягына шигырьләрендә һәм әсәрләрендә мәдхия җырлый. Авыл китапханәсендә туган як шагыйрьләренең туган якка, авылга багышланган «Туган якның матурлыгы шигырьләремдә» шигърият сәгате үткәрелде. Чарада күренекле, танылган якташларыбыз-шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләре турында фикер алыштык. Укучылар игътибарына « Азнакай туган ягым» дигән китап-иллюстрацияле күргәзмә тәкъдим ителде.