#БөекВатанСугышы

Бөек Ватан сугышы XX гасырның иң фаҗигале вакыйгасы була. Сугыш елларының залплары яңгыраганнан бирле күпме еллар үтте, әмма сугыш темасы экраннан төшми. Бу вакыт бездән мәңгегә китте һәм мәңгегә безнең белән калачак та.Вакытлар үзгәрә, ә тема кала. Менә инде сиксән ел безнең илдә Бөек Ватан сугышы турында фильмнар чыга (аларның беренчеләре сугыш ахырына кадәр үк барлыкка килгән). Ил тарихының драматик битләре күптән үткәндә калса да, совет халкының батырлыгы турында онытырга ярамый. Китап укучылар өчен «Иске фильмнар ни сөйли?» дигән кинолекторий булып узды.