«Барысы да синең кулда.Уйла!»

Китапханәдә ныклы сәламәтлекне саклап калу, тулы канлы тормыш белән яшәү теләге-кешеләрнең мөһим социаль ихтыяҗыннан чыгып «Барысы да синең кулда.Уйла!» исемле күргәзмә оештырылды. Тәкъдим ителгән китаплар кеше интеккән күп санлы чирләр арасында зарарлы гадәтләр китереп чыгаручы авырулар аерым урын алып торуын ачык төшенчә бирә. Аларга тәмәке тарту, эчү, токсикомания, наркомания һ.б. керә. Кулланучылар игътибарына китапханә фондыннан буклетлар һәм китаплар тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенең максаты булып: халыкка мәгълүмат җиткерү дәрәҗәсен арттыру тора.