Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«ИСӘН БУЛ, КИТАП!»

Балалар китабы атналыгы кысаларында китапханәдә китап белән эш итү культурасы һәм иске китапханә китапларын ремонтлау буенча «ИСӘН БУЛ, КИТАП!» чарасы узды. Китапларга вак ремонт ясарга ярдәмгә мәктәп укучыларыбыз керде. Китапханәче сөйләвеннән балалар китапханә китапларының картаюы, укучыларның китаплар белән гамьсез мөгамәләсе аркасында вакытлар узу белән яраксыз хәлгә килүләре турында белделәр. Һәм мондый китаплар китапханә фондында, кызганычка каршы, аз түгел. Ләкин китаптан файдалану кагыйдәләрен үтәсәң, аларның гомерен озайтырга, шулай ук аларны вакытында ремонтларга мөмкин. Катнашучылар китап белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, китапларны ничек «тормышка кайтарырга» мөмкин булуы турында сер белән уртаклаштылар. Укучылар бик тырышып һәм пөхтә итеп битләрне ябыштырдылар, ремонтка мохтаҗ булган китапларның тышлыкларын тәртипкә китерделәр. Төзекләндерелгән китаплар «икенче сулыш» алды, ә балалар үзләре , китаплар аша – яңа белемнәр һәм китаплар дөньясы турында якты тәэсирләр алды. Чара ахырында әкият геройларының рәсемнәрен буядылар.