«Без батырлыклар турында укыйбыз, герой булырга хыялланабыз»

Бүгенге балалар өчен Бөек Ватан сугышы – ул ерак тарих, әмма китап юллары безне шул көннәрдәге вакыйгаларга чумдыра, сугыш елларында кешеләргә нәрсә кичерергә туры килгәнен күз алдына китерергә ярдәм итә. Бездәкоточкыч сугыш турында сөйли алырлык китаплар бар һәм алар арасында дөресләре, кызыклы китаплар күп. Без аларны героик үткәндәге истәлекне саклау өчен укырга тиеш. Бөек Ватан сугышы турында китапларга кызыксыну уяту максатыннан китапханәдә «Без батырлыклар турында укыйбыз, герой булырга хыялланабыз» исемле әдәби сәгать үтте.