Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Җәмгыятьтә начар хәлгә эләкмәс өчен нинди китап укырга?»

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау — китапханә эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе. Китапханәчеләр профилактик эшне китап аша, начар гадәтләрне-алкоголизмны, наркоманияне, тәмәке тартуны булдырмау буенча видеофильмнар күрсәтү аша башкарырга тырышалар. Катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше буенча мәгълүмат сәгате үтте, «Җәмгыятьтә начар хәлгә эләкмәс өчен нинди китап укырга?» дигән китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды.