Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

Ачык микрофон «Әни –иң кадерле сүз!»

 Тылсымлы «әни» сүзе үзендә күпме җылылык яшерә. Әни кайгырта, үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен тапшыра, саклый. Матур, җылы язгы 8 Март бәйрәме алдыннан китапханәдә балаларга,  яраткан әниләре өчен шигырьләрне кычкырып укырга тәкъдим ителде. Иң җылы, иң назлы һәм кирәкле сүзләрне әйтергә,барлык әниләрне  дә яз бәйрәме белән котларга мөмкин. Әни — бар  дөньяда иң мөһим кеше. Ул үзе арыган, хәтта авырган вакытларында да безне туйдыра, иркәли, яхшы киңәшләр бирә. Әни авыр минутларда юатырга, ярдәм итәргә һәм гафу итәргә, яратырга һәм шаяртырга, алмашка бернәрсә дә таләп итмәскә мөмкин.