«Язучылар- сүзләр рәссамы»

3 мартта һәр елны Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә, ул язучыларның һәм шагыйрьләрнең мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлешләрен тануга багышлана. Язучылар көнендә язучыларны гына түгел, редакторларны, корректорларны, тәнкыйтьчеләрне, культурологларны, журналистларны һәм эшләренең сүз белән бәйле булган башка кешеләрне дә хөрмәтлиләр. Китапханәдә Бөтендөнья язучылар көненә багышланган «Язучылар- сүзләр рәссамы» күргәзмәсенә күзәтү ясалды.