«Әфганстан - тере хәтер»

Әфганстандагы сугыш-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ул сугыш ветераннарының гына түгел, аннан соңгы буыннарның да хәтерендә мәңгегә сакланачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнаша. Алар хезмәт итәргә малайлар булып китәләр, ә ветераннар булып кайталар. «Әфганстан - тере хәтер»- батырлык дәресе тере әңгәмә, видеороликлар, презентация карау рәвешендә узды. Зурлар һәм укучылар белән күргәзмәгә дә күзәтү ясалды.