Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Кояш фонында ак барс»

7 февраль көнне ТР Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән расланган Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көнгә китапханәдә «Кояш фонында ак барс» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар республикабызның дәүләт символы гербы, аның авторлары һәм барлыкка килү тарихы турында җентекләбрәк белделәр. Гербның төсләр гаммасын аңлатуга аерым игътибар бирелде. Укучылар канатлы барс турындагы риваятьләрне кызыксынып тыңладылар һәм гербта сурәтләнгән символларның мәгънәсен ачтылар.