Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Мең акыллы битләр"

Заманча китапханә алдында мөһим бурыч тора – XXI гасырның яшь буынын мәгълүмат массивларында ориентлашырга, аны үз файдасына кулланырга, аны Мәгълүмати җәмгыять шартларында тормышка һәм эшчәнлеккә әзерләргә өйрәтү. Шул максаттан китапханәләрдә Китапханә дәресләре үткәрелә. Аларның төп девизы-яшүсмернең бу юнәлештә кирәкле белем һәм эш тәҗрибәсе булсын өчен эшләү. 6 февраль көнне китапханәдә белешмә әдәбият буенча библиогид узды. Анда мәктәп укучылары белешмә әдәбият, аның билгеләнеше, материалның урнашу принцибы белән таныштылар.