Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Байбак көне»

2 февральдә Төньяк Америка илләрендә кызыклы вакыйга-байбак көне билгеләп үтелә. Бу көнне байбак йокысыннан уяна һәм традиция буенча моны АКШ һәм Канада халкы бердәм күзәтә. Яңа гына оясыннан чыккан җәнлекнең үзен ничек тотуына кышның тагын күпмегә сузылачагы бәйле. 4 февраль көнне китапханәдә 6 класс укучылары белән «Байбак көне» нә һәм аның кабатланмас атмосферасына багышланган экологик дәрес үткәрелде. «Табигать –сихри дөнья» күргәзмәсе ярдәмендә балалар бәйрәмнең тарихына һәм традицияләренә экскурсия уздылар.