Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Солдатка хат»

Бүген Ватанны саклаучылар елы кысаларында, мәктәп укучылары белән бергә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштык. Бу акция барышында балалар рәсем ясадылар һәм хат яздылар. Сугышчылар өчен иң кыйммәтлесе - аларга ышануларын һәм көтүләрен белү!Хатларында балалар хәзерге вакытта фидакарьләрчә хәрби бурычларын үтәүче, Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт сүзләре, сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайту теләкләрен җиткерделәр.Чын күңелдән язылган хатлар солдатларыбыз өчен яхшы хәбәр, ярдәм һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт булыр дип ышанып калабыз!