Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Күзләрне саклагыз!»

Китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Күзләрне саклагыз!»- танып –белү сәгате үтте. Табышмакларга җавап биреп укучылар кеше өчен иң әһәмиятле орган – күз турында сүз барачагын ачыклагач, «Кеше турында минем беренче китабым» исемле басмадан күзләрнең төзелеше, үзенчәлекләре турында укып белделәр. Иң яхшы күрү сәләтенә ия булган куян, бөркет, ябалак кебек җан ияләренең күзләре турында фикер алыштык. Күрмәүче кешеләргә җәмгыятьтә ничек авыр булуын аңлату максатыннан, балаларның күзләрен бәйләп, төрле предметларны капшап тану мөмкинлеген тикшердек. Укучыларга күзләрне ял иттерүче күнегүләр язылган буклетлар таратылды. Бер- беребезгә күзләребезнең елмаеп кына торуын теләп саубуллаштык.