«Сабый авызы белән»

Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якыннар һәм туган кешеләр. Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр, без һәркемгә яхшылык һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәткә өйрәнәбез,
-Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә-ул бергә яшәүче туганнар гына түгел, бу хисләр, кызыксынулар, мөнәсәбәтләр белән берләшкән кешеләр. Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә юк.Без бүген искиткеч уен уздырдык. Ул «Сабый авызы белән», ягъни «Устами младенца» дип аталды. Һәм ул Рәсәйдә гаилә елын йомгаклауга багышланды.