Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Әй язмыш, язмыш...»

Бүген китапханәдә Пушкин картасы буенча якташыбыз Әзһәр Шәфыйк улы Шакировка 85 яшь тулуга һәм иҗатына багышланган «Әй язмыш, язмыш...» исемле әдәби дәрес үтте. Чарада балалар күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , «Тантана» лауреаты, Азнакай районының Мактаулы гражданиның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары укучылар Әзһәр Шакировның «Язмыш» китабы һәм аның иҗаты тәкъдим ителгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.