«Могҗизалар кыры»

Китапханәдәге уен чаралары тамашачыларны, бигрәк тә яшьләрне һәм балаларны җәлеп итүнең популяр ысулларының берсе булып тора. Бу максатка интеллектуаль уеннарның төрле формалары хезмәт итә, шул исәптән балаларга яхшы таныш «Могҗизалар кыры» да. Бүген китапханәбездә әдәби уен узды. Уенның максаты: укылган әсәрләр буенча балаларның белемнәрен гомумиләштерү; хәтерне, игътибарны, логик фикерләүне үстерү; укуга кызыксыну уяту; укучыларның уку белемен киңәйтү.