Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Мин барысын да белергә телим»

Балалар кечкенә яшьтән «Мин белергә телим», «Минем беләсем килә» дип әйтергә, күп итеп сорау бирәләр. Күзәтүләр вакытында аларның хәтере арта, уйлау һәм фикер йөртү процесслары активлаша. Нәкъ шушы сыйфатлар баланың киләчәк тормышында мөһим роль уйный. Китапханәдә «Мин барысын да белергә телим» дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Балалар бик кызыксынып китаплар карадылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, һәм шуларга бергәләшеп җаваплар таптык.