Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Кеше тормышы еллар белән түгел, ә калдырылган эз белән үлчәнә...»

Бүген Пушкин картасы буенча авыл китапханәсендә балалар язучысы Нурулла Әхияр улы Гайсинның тууына 110 ел тулуга багышланган «Кеше тормышы еллар белән түгел, ә калдырылган эз белән үлчәнә...» дигән әдәби дәрес үткәрелде. Чарада балалар фронтовик шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, 1941-1949 елларда аның Беренче Белоруссия фронтының зенит артиллериясе частьларында взвод командиры, ә аннары батарея командиры булып хезмәт итүен белделәр. Аннары укучылар «Яшьлек таңы» китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда аның иҗаты тәкъдим ителде, Чара азагында аның «Гомер», «Өч чәчәк», «Тынычлык өчен» һ.б. шигырьләрен рәхәтләнеп укыдылар һәм фикер алыштылар.