«Бердәм рухыбыз белән көчле без»

2 ноябрь көнне укучылар өчен «Бердәм рухыбыз белән көчле без» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үтте. Кешеләрне һәм халыкларны дуслык берләштерә. Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын һәркем истә калдырырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм бар – ул Халыклар бердәмлеге көне. Бу-дуслык һәм берләшү, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме. Балалар «Халыклар һәм мәдәниятләр берлеге» китап күргәзмәсе эчтәлеге белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсем ясадылар.