«Сүзлекләр һәм энциклопедияләр дөньясында»

Ноябрьдә Россиядә бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм — сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Энциклопедияләр һәм сүзлекләр безгә үткән һәм хәзерге вакыйгалар, даталар, фактлар, саннар, исемнәр һ. б. турында мәгълүмат табарга ярдәм итә. Сорауга җавап кирәк булганда — бу беренче ярдәмчеләр! Шул уңайдан китапханәдә күргәзмә әзерләнде. Мәндәй мәдәният йортына йөрүче укучылар белән «Сүзлекләр һәм энциклопедияләр дөньясында» библиографик дәрес үтте.