«Юл кагыйдәләре — балалар белергә тиеш!»

Бүгенге көннең җитди проблемасы булып юлларда балалар иминлеге тора. Хәрәкәттә катнашучылар арасында балалар иң тәртипсез җәяүлеләр. Ел саен юлларда һәм шәһәр урамнарында кылына бик күп юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә тән җәрәхәте алган балалар күп. Авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен «Юл кагыйдәләре — балалар белергә тиеш!» куркынычсызлык дәресе узды. Укучылар таратма материал, юл йөрү кагыйдәләре турындагы китаплар белән таныштылар, презентация карадылар. Дәреснең максаты: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту һәм балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.