«Грипптан ничек сакланырга»

Грипп һәм ОРВИны кисәтү, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, Чубар-Абдул авыл фельдшер-акушерлык пунктында «Грипптан ничек сакланырга» дигән тематик әңгәмә узды. Килүчеләрнең берсе дә әңгәмә темасына битараф калмады. Өй шартларында гриппны профилактикалау һәм грипп белән контактта булганда саклык чаралары турындагы хәбәрне игътибар белән тыңладылар.«Грипп белән ничек көрәшергә - беләсеңме?» дигән белешмәләр таратылды.