Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Мәктәп портфеле табышмаклары»

«Мәктәп портфеле табышмаклары» - әдәби викторина. Менә җәйге каникуллар да сизелмичә генә үтеп китте. Укучылар тагын бер баскычка күтәрелделәр- укулар башланды. Чубар-Абдул авылы китапханәсендә кечкенә укучылар өчен «Мәктәп портфеленең табышмаклары» әдәби викторинасы узады.Яшь укучылар блиц-викторинаның кызыклы сорауларына, «мәктәп портфеле» табышмакларына җавап бирделәр, мәктәп предметларын искә төшерделәр. «Портфельгә нәрсә салабыз?» уенын уйнадык, анда балалар шаян сорауларга җавап бирделәр.