Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Тынычлык һәм Яхшылык юлы»

Ел саен 3 сентябрьдә ил террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу көнгә китапханәдә мәктәп укучыларында патриотизм, җирдә тынычлыкны саклауга җаваплы караш тәрбияләү максатында «Тынычлык һәм Яхшылык юлы» дигән тынычлык дәресе узды. Балалар истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында белделәр, ТЫНЫЧЛЫК сүзенең мәгънәсе, «террорчылык» төшенчәсе, теракт куркынычы барлыкка килгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм билгесез предметлар белән таныштылар. Бесланда булган фаҗигане искә төшердек. «Беслан корбаннарын искә алу көне» презентациясен карадык.