Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Безнең кече Ватаныбыз — Татарстан»

30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итәбез.Бу мөһим вакыйгага авыл китапханәсендә «Безнең кече Ватаныбыз — Татарстан» дигән күргәзмә әзерләнде. Анда Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре — Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм традицияләре Татарстанның истәлекле урыннары, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында китаплар урын алды. Шулай ук Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көненә һәм Азнакай шәһәренә багышланган чарада катнаштык.