«Яраткан китап геройлары»

«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез» дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан. Китап уку балаларга дөньяны танып-белергә ярдәм итә, фантазияне үстерә. Ләкин балалар китапны үзләре тотып укуга караганда, тыңларга күбрәк яраталар. Шуңа күрә дә, китапны һәм китап укуны популярлаштыру максатыннан, балаларның иҗади сәләтләрен арттыру өчен китапханәдә «Яраткан китап геройлары» дигән мәгълүмат сәгате узды. Бүген балалар төрле кызыклы китаплар һәм журналлар белән таныштылар, шулай ук үзләренең яраткан китап геройлары турында сөйләделәр.