Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Дәүләт флагы-дан символы»

9 август авыл китапханәсендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Дәүләт флагы-дан символы» мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында балалар тарих юллары буйлап мавыктыргыч йөреш ясадылар, Россия Федерациясе символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Алар дәүләт символларының нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килгәнен һәм ничек үзгәргәнен белделәр. Мәгълүмат сәгате ахырында Россия Федерациясе Дәүләт флагын ясадылар.