«Серле Репин»

5 нче августта рус рәссамы Илья Репинның тууына 180 ел булды. Шул уңайдан әдәби дәрестә китап укучылар белән бөек рус рәссамы И.Е. Репинның биографиясе һәм иҗаты белән «Серле Репин»- презентациясе аша таныштык. Репин картиналарының: «Бурлаки на Волге», «Иван Грозный и сын Иван», «Садко» һ.б. язу тарихын белдек.Аның картиналары Петербургның Рус музеенда һәм Третьяков галереясендә, шулай ук күп кенә эшләр шәхси коллекцияләрдә саклана.