«Шигырь - ул тылсым»

Күңелегезгә нинди генә уйлар килсә дә, аларның һәммәсен шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырьләре –җырларыннан, аларда ифрат киң чагылыш тапкан, татар халкының милли һәм рухи асылын билгеләгән, шагыйрьнең иҗатын, тирән һәм киң дәрья кебек, тулаем иңләгән милли моңнан табарга була. Нинди генә шигырьләре юк Роберт аганың!.. Һәрбер шигыре аның шундый төрле – төрле, үзенчәлекле, әйтерсең, hәркайсы да аерым яши бирә... 1 августта Роберт абый Миңнуллинга 76 яшь тулган булыр иде. Бүген китапханәбездә аның истәлегенә багышлап «Шигырь - ул тылсым» әдәби дәрес үтте. Р. Миңнуллинның китапларыннан күргәзмә дә ясалды.Шулай ук аның шигырьләрен кычкырып укыдык.