Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Интеллектуаль марафон»

 «Улыбка» клуб яны лагеренда «Интеллектуаль марафон»- кроссворд көне узды. Бу көнне китапханә укучылары шундый гадәти булмаган бәйрәм – кроссвордның туган көне барлыгын белделәр. Бу дөньяда иң популяр уен, аны балалар, өлкәннәр дә уйный. Хәзерге вакытта җавап формасы һәм кыр төзелеше белән аерыла торган бик күп төрле кроссвордлар бар – сканвордлар, крисс-кросс, филлвордлар, чайнвордлар, судоку. Кроссвордларны чишү-эрудицияне, зирәклекне арттыру, дөньяга карашны һәм логик фикерләүне киңәйтү өчен кызыклы һәм менә дигән чара, шулай ук дуслар белән ял итү өчен дә менә дигән ысул. Кроссвордларны чишү-файдалы һәм гыйбрәтле шөгыль, ул баланы тырышлыкка өйрәтергә ярдәм итә һәм хәтерне күнектерә.