«Табигатькә мәхәббәт-китап аша»

Бөтендөнья әйләнә – тирә мохит көне ел саен 5 июньдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Әйләнә-тирә мохит көне бөтенләй очраклы түгел. Аны, чыннан да, экологияне саклау проблемасын күптән аңлаган барлык үсеш алган илләрдә билгеләп үтәләр. Бөтендөнья белән берләшеп кенә, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә уңышларга ирешеп була. Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны саклау көненә багышланган «Табигатькә мәхәббәт-китап аша»- экологик дәресе үтте.Чарада катнашучылар «Табигатьнең тыюлык дөньясы» китап күргәзмәсе белән таныштылар. Анда экология һәм планетабызны сакларга ярдәм итүче кагыйдәләр турында китаплар тәкъдим ителде.