«Пионерлар илендә»

19 май- Пионер оешмасының туган көне.Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Пионерлар турында күп китаплар, шигырьләр һәм җырлар язылган. Бүген дә китаплардан балалар пионерларның тормышы турында белә алалар, анда пионер җыеннары, учак янында җырлар, походлар, пионер лагерьлары, башка кешеләргә ярдәм, батырлык, батырлык һәм, кайвакыт, маҗаралар да булган. Пионерларның бүгенге буынга да өйрәнерлек нәрсәләре бар-гаделлек, иптәшлек, дуслык, үзара ярдәм хисе. Бүген мәктәп музеенда «Пионерлар илендә» дигән мәгълүмат сәгате һәм табигать кочагында пионер сабантуе үтте.