Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Гаилә_елы

15 майда дөньяның күпчелек илләре Халыкара гаилә көнен бәйрәм итә. Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә – якын кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җирдә бәхетле һәм тату гаилә – яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияләрне саклау. Гаилә елы кысаларында Чубар-Абдул авыл китапханәсендә укучылар белән рәсем , гаилә елына багышланган альбом битләренә күзәтү ясадык.