«Ветеран өчен открытка»

Бүген Чубар-Абдул авылы китапханәсе һәм Ямалиева З.Р җитәкчелегендә мәктәп укучылары белән, патриотизм һәм ветераннарга хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан Җиңү көненә багышланган «ветеран өчен открытка» ясадык.
Балалар үз куллары белән ветераннар өчен матур открыткалар ясадылар, аларга бәхетле балачак һәм тыныч күк өчен җылы рәхмәт сүзләре салдылар.