"Сугыш чоры балалары... "

Сугыш чоры балаларыз... Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, аларның бәхетле балачакларын сугыш урлаган. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит. Балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдашыбыз Гайсина Нәҗибә апа турында видеоязма тәкъдим итәбез. Видеоны Габделхакова Гөлгенә әзерләде.