«Минем гаиләм хоббие»

Гаилә бәхетеннән дә
Зур бәхет юк дөньяда,
Гаилә – бәхет ачкычы,
Аңласын иде бар да!
«Минем гаиләм хоббие» фоточелленджында Муллаяновлар гаиләсе катнашырга теләк белдерде. Муллаяновлар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үстерә. Алар гаиләләре белән бик тә актив: төрле конкурсларда катнашалар, җиңәләр һәм дипломнар, бүләкләр алалар. Муллаяновлар гаиләсе бергә велосипедта йөрергә, йөзәргә, ризык әзерләргә , аннары бергә утырып чәй эчәргә ярата. Алар безнең китапханәнең актив укучылары да әле.