Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Тукай-Шигърият чишмәсе»

 Авыл китапханәсендә китап укучылар өчен татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган «Тукай-Шигърият чишмәсе» кычкырып укулар, урамда авыл халкыннан Тукай турында сораштыру узды. Шулай ук шагыйрьнең иҗаты турында әңгәмә дә алып барылды. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичерсә дә, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балачак шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны эшкә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә.