«Безгә тугры булганнар...»

Чубар-Абдул авыл китапханәсендә китап укучылар өчен «Безгә тугры булганнар...» танып белү-экологик сәгать узды. Чара барышында балалар йорт хайваннары тормышыннан күп кенә гадәти булмаган һәм кызыклы нәрсәләр белделәр: аларның гадәтләре, токымнары турында искиткеч фактлар белән таныштылар.Укучылар белән «Йорт хайваннары» интерактив уенын, «Эт - тугры дус» видеоролигын карап, «Йорт хайваннары турында барысы да» пазлын җыеп уйнадык.Балалар үзләренең йорт хайваннары турында (Космоста булган беренче хайваннар-Белка һәм Стрелка этләре турында да искә алдык), алар турында ничек кайгыртулары һәм яратулары турында рәхәтләнеп сөйләделәр.