Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Белемгә юл күрсәтүче китаплар»

 «Нигә?», «Ни өчен?», «Нишләп?» дигән сораулар бар. Һәрбер ачыш шул сүзләрдән башлана. Бу сорауларны ешрак бирсәк һәм җавап тапсак, без тагын да белемлерәк булабыз. Ә сезгә теләсә нинди сорауга җавап табарга ярдәм итәр өчен сүзлекләр һәм энциклопедияләр ярдәм итәчәк. Балалар китабы атналыгы кысаларында, шулай ук сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәләр турында белемнәрен киңәйтү; аларның күптөрлелеген һәм һәрберсенең билгеләнешен күрсәтү, белешмә әдәбият белән эшләргә өйрәтү максатыннан китапханәдә «Белемгә юл күрсәтүче китаплар» китапханә дәресе үтте.