Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#21марттаБөтендөньяШигърияткөне

 Дөньякүләм шигърият көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Шигърият-кешелекнең иң тылсымлы казанышларының берсе. Үз хисләреңне шигъри формада белдерү, рифмада үз дөньяңны тоюыңны чагылдыру, киләчәк турында хыялланырга һәм үткәнне искә төшерергә- бары тик шигърият кенә сәләтле! Чубар-Абдул авыл китапханәсе «Ач, шигърият, серләреңне!» дип исемләнгән флешмоб игълан итте. Төрледән-төрле матур шигырь укыган видеолар белән уртаклашабыз. Китапханәдә шул ук исемдәге күргәзмәгә дә күзәтү ясалды. Әйдәгез, шигъриятне яратыйк, шигырьләр укыйк, алар безнең тормышыбызны яктырак, баерак итәчәк, аны мәхәббәт һәм матурлык белән тутырачак!