Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Юл йөрү кагыйдәләрен куллан!»

Урамга чыккач, без барыбыз да җәяүлеләр. Чын җәяүле урамда үзен ышанычлы тота, һәм шоферлар аңа хөрмәт белән карыйлар. Машиналар катгый кагыйдәләр буенча йөри. Җәяүлеләр өчен дә кагыйдәләр бар. Әгәр дә кагыйдәләрне белмәсәләр, алар яхшы җәяүле була алмыйлар. Балаларның урамда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның игътибарын арттыру максатыннан китапханәбездә «Юл йөрү кагыйдәләрен куллан!» дип исемләнгән юл куркынычсызлыгы сәгате үтте һәм китап күргәзмәсе, викторина оештырылды.Шулай ук Чубар-Абдул урта мәктәбе укытучысы Гимаева Ф.Х җитәкчелегендә ЯИХ отряды укучылары белән урамда юл йөрү кагыйдәләре турында буклетлар тараттык.