«Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез»

2012 елдан башлап, ел саен 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр китаплар белән дуслары, туганнары һәм хәтта таныш булмаган кешеләр белән уртаклашалар, шулай ук китапларны китапханәләргә, балалар йортларына, мәктәпләргә, хәйрия оешмаларына тапшыралар. Хөрмәтле укучылар! 2024 елның 12-18 февралендә сигезенче гомумроссия акциясе «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» уза. Сездә читтә калмагыз!