Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Кем, нәрсә белән җырлый?»

11 февральдә рус язучысы Виталий Валентинович Бианканың тууына 130 ел тулды. Чубар -Абдул авыл китапханәсендә В.Бианки әсәрләре буенча «Кем, нәрсә белән җырлый?» дигән викторина узды. Язучы турында «Виталий Бианканың тормышы һәм иҗаты» дигән презентация карадык.Язучы әсәрләренең төп темасы-урман һәм анда яшәүчеләр. Нәкъ менә табигать турындагы китаплар безне игелеккә, кайгыртуга өйрәтә, дөнья, аның бөтенлеге турында күзаллау формалаштыра. Табигатьне сакларга һәм аны кадерләргә өйрәтәләр. Виталий Бианканың хикәяләре һәм әкиятләре һәркем тарафыннан яратып кабул ителә, чөнки аларда табигатькә мәхәббәт, аның матурлыгы алдында соклану сизелә.