"Час печати"

Бүген авыл китапханәсендә балалар өчен вакытлы матбугат сәгате узды. Укучылар басмаларның ни өчен вакытлы дип аталуын, газетаның журналдан нәрсә белән аерылып торуын белделәр.Балалар китапханә фондыннан «Салават күпере» «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» һәм башка төрле танып- белү журналлары, газеталары белән таныштылар.