Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Фәнни-технологик үсеш елы»

РФ Президенты В.В. Путин 2022-2031 елларны Россиядә фән һәм технологияләрнең ун еллыгы дип игълан итте. Тиешле указ 25.04.2022 №231 номеры белән рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
Авыл китапханәсендә «Фәнни-технологик үсеш елы» мәгълүмат стенды һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә РФ Президенты В.В. Путинның 2022-2031 елларны Россиядә фән һәм технологияләрнең ун еллыгы дип игълан итү турындагы Указы һәм Р. Миңнехановның 2024 елны Татарстанда фәнни–технологик үсеш елы дип игълан итү турындагы Указы белән танышырга мөмкин.