Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Яңа елда без күңелсезләнмибез- рәсем ясыйбыз»

 Яңа ел бәйрәмнәре-әкият һәм тылсым вакыты. Бу искиткеч вакыттан, һәр кешенең йөрәге һәм җаны могҗиза көтү белән тула. Бу могҗиза һичшиксез килә! Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл китапханәсе һәм мәктәп коллективы белән берлектә «Яңа елда без күңелсезләнмибез- рәсем ясыйбыз» балалар рәсемнәре конкурсы узды. Үзләренең рәсем осталыгында яшь рәссамнар ярышты. Чара ахырында барлык рәсем авторлары татлы бүләкләр алды.