Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Көйне таны»

2024 нче елның 3 гыйнвар көнендә Чубар-Абдул китапханәсендә «Көйне таны» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарада катнашучылар үзләренең сәнгать әсәрләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Уенчыларга көйләр тәкъдим ителде, өстәмә сораулар бирелде. Катнашучылар шул көйләрне танып, авторын һәм башкаручысын әйттеләр, сорауларга дөрес җавап биреп, логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт шартларында карар кабул итә белүләрен күрсәттеләр. Уен барышында әсәрләрне белү генә түгел, көйгә кушылып шул җырны башкару осталыгы да күрсәтелде.